Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне һәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр. җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шѳкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка ѳләште. Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде. Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. Шуннан соң Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен, шәкертләренә бирде. Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде. Шулчак аларның күзләре ачылып китте һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды. Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода