Гайсә аңа:– Син Минем ѳчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.
Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны сүзләр белән әйтергә дә кирәк түгеллеген күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.
Гайсә икенче мәртәбә:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер Аңа:– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.– Минем сарыкларыма кѳтүче бул, – диде.