Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар диңгездә ятьмә салганнар һәм аңа тѳрле балыклар эләккән, ди.
Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар.
Шулай эшләделәр һәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды.
Ярга чыккач, алар икмәкне һәм учакта яткан балыкны күрделәр.