Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шул кѳннәрнең берсендә иман итүчеләр арасыннан Петер торып басты. Анда йѳз егермегә якын кеше бар иде. Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез. Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода