Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
«Һәм син, Яһүд җирендәге – Бәйтлехем!Яһүд җирендәге мѳһим шәһәрләрдәниң түбәне түгелсең.Чѳнки синнән Юлбашчы чыгачак.Ул Минем Исраил халкымның Кѳтүчесе булачак». Әмма син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең ѳчен дога кылдым; син Миңа кире килгәч, имандашларыңны ныгыт. Шулай итеп, үзегез турында һәм Изге Рух сезне кѳтүчеләр итеп куйган кѳтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән бердәмлеккә кѳтүчеләр булыгыз. Үзем дә ѳлкән, Мәсих газапларының шаһите һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы ѳлкәннәргә ялварам: үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр кѳтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән кѳтегез. Сезгә тапшырылганнар ѳстеннән хакимлек итмәгез, бәлки кѳтүгә үрнәк булыгыз. Һәм Баш Кѳтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз. Чѳнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Кѳтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак. Аллаһы аларның һәр күз яшен сѳртәчәк».
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода