Шәкертләре шул ук кѳнне кич белән, яһүдләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, уртага басып, аларга:– Сезгә иминлек булсын! – диде.
Бер атнадан соң Аның шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып:– Сезгә иминлек булсын! – диде.