Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.
Гайсәнең кем хакында сѳйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ишарә итте.
Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аннан:– Раббым, ул кем? – дип сорады.
Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә:– Бу – Раббы, – диде.«Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, ѳс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде.