Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Чѳнки Адәм Улы Атасының балкып торган шѳһрәте һәм Үзенең фәрештәләре белән килер һәм һәркемгә аның гамәленә карап бирер. Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар. Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак. Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын. Шуңа күрә, Раббы килгәнче берничек тә хѳкем итмәгез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртачак һәм эчкерсез ниятләрне күрсәтәчәк, һәм шул чакта һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак. Чѳнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез. Безне ничек кабул итүегез турында кешеләр безгә үзләре сѳйлиләр. Шулай ук, хак һәм тере Аллаһыга хезмәт итү ѳчен, Аллаһы Углының – Гайсәнең – күкләрдән килүен кѳтү ѳчен потларны калдырып Аллаһыга таба борылуыгыз хакында әйтәләр. Аллаһы Аны үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак. Аллаһы Үзе, тынычлык чыганагы, сезне бѳтен килеш изге итсен. Раббыбыз Гайсә Мәсих килгәндә Ул бѳтен барлыгыгызны: рухыгызны да, күңелегезне дә, тәнегезне дә саф килеш сакласын. Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот. «Менә, тиздән киләчәкмен! Бу китапның пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле». Бу сүзләр хакында шаһитлек Бирүче әйтә: «Әйе, тиздән киләм!» Амин, Раббы Гайсә, кил!
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода