Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Әмма, яһүдләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сѳйләмәде. Сукырның ата-анасы, яһүдләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чѳнки яһүдләр, Гайсәнең Мәсих икәнен икърар итүче һәркемне гыйбадәтханәдән аерырга, дип сүз куешкан иделәр. Шуннан соң, яһүдләрдән курыкканга күрә, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йѳргән ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады; Пилат рѳхсәт бирде. Йосыф Гайсәнең гәүдәсен хачтан барып алды. Атнаның беренче кѳнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, Магдалалы Мәрьям кабер куышы янына килде һәм кабер алдыннан ташның читкә алып ташланганын күрде. Гайсә аларга тагын:– Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте. Бер атнадан соң Аның шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып:– Сезгә иминлек булсын! – диде. Атнаның беренче кѳнендә икмәк сындырып ашау ѳчен бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче кѳнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне тѳн уртасына кадәр дәвам итте.
Выбор основного перевода