Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.
Гайсә, анасын һәм шунда торган сѳекле шәкертен күреп, анасына:– Ханым! Менә бу – синең улың, – диде.
Алар Мәрьямнән:– Хатын! Нигә елыйсың? – дип сорадылар.– Минем Раббымны алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.
Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә:– Бу – Раббы, – диде.«Бу – Раббы», – дигәнне ишеткәч, Шимун Петер, ѳс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде.
Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде.
Бу вакыйгаларга шаһитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлегенең хак икәнен беләбез.