Кинәт бик каты җир тетрәде, чѳнки Раббы фәрештәсе күктән тѳште һәм, кабер янына килеп, ташын аударып ташлады һәм шул таш ѳстенә утырды.
Аның килүе яшендәй иде, ә киемнәре кар кебек ак иде.
Фәрештә исә хатыннарга әйтте:– Курыкмагыз! Мин сезнең хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм.
Кабер эченә керү белән, алар уң якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар һәм куркып киттеләр.
Алар бу хәлгә аптырашып торган вакытта, кинәт алар алдына ялтырап торган киемдә ике ир кеше пәйда булды.