Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хѳкем ителәчәк. Гайсә Мәсихне күрмәгән килеш яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз. Ул бернинди ѳмете булмаган вакытта да ѳмет белән ышанды һәм, «Синең токымың шулкадәр күп санлы булачак», – дип әйтелгән сүзләр буенча, күп халыкларның атасы булды. Ул, йѳз яшьтә диярлек булса да, тәненең инде үлеп барган булуы һәм Сара карынының бала тудырырга сәләтсез булуы хакында уйланганда, иманда зәгыйфьләнмәде. Аллаһы вәгъдә иткәнгә ышанмыйча, аңа шикләнеп карамады, бәлки, иманда ныгып, Аллаһыны данлады. чѳнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йѳрибез. Иман аркылы Муса, патшаның ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. Үз алдында күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде.
Выбор основного перевода