Бу вакыйгаларга шаһитлек биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлегенең хак икәнен беләбез.
Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дѳньяга сыймас иде дип уйлыйм. 1
Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сѳйләде.