Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дѳнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрәчәкмен, һәм сезнең күңелегез куаначак, һәм куанычыгызны сездән беркем дә ала алмаячак.
ә бер гаскәри Аның кабыргасына сѳңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты.
Башка шәкертләр аңа:– Без Раббыны күрдек! – диделәр.Ә ул аларга:– Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
Аннары Томаска:– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.