Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
– Сез ялгышасыз, чѳнки Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез, – дип җавап бирде Гайсә. Мәсих Үзенең шѳһрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Һәм аларга:– Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, ѳченче кѳндә үледән терелеп торырга, Әмма Аллаһы, үлем богауларын ѳзеп, Гайсәне үледән терелтте, чѳнки үлем Аны тотып кала алмады. Давыт Аның хакында болай диде: «Мин Раббыны һәрвакыт үз алдымда күрдем. Ул минем уң ягымда, икеләнмим шуңа күрә. Җанымны үлеләр дѳньясында калдырмассың Син, Үз Изгеңә черергә ирек бирмәссең Син. Шуңа күрә куанды минем күңелем, шатланды минем телем, Ѳмет баглап яшәр хәтта минем тәнем. Җанымны үлеләр дѳньясында калдырмассың Син, Үз Изгеңә черергә ирек бирмәссең Син. Шуңа күрә куанды минем күңелем, шатланды минем телем, Ѳмет баглап яшәр хәтта минем тәнем. Тормыш юлын ачып бирдең Син миңа. Миңа шатлык иңдерерсең Үз каршыңда». – Туганнар! Ыруыбыз башлыгы Давыт хакында кыюлык белән сезгә шуны әйтә алам: ул үлде һәм күмелде. Билгеле булганча, аның кабере бүгенге кѳнгә кадәр сакланган. Аллаһы Давытка аның токымыннан булган берәүне аның тәхетенә утыртачагы турында ант иткән. Давыт бу ант турында белеп һәм пәйгамбәр буларак, Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дѳньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйтте. Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез – моның шаһитләре. күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде,
Выбор основного перевода