Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шунда:– Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр. Гайсә:– Мин сезнең арада озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын. Аннары Томаска:– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте. Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. Кешеләрне изге итүче Гайсә һәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый. Гайсә: «Синең исемеңне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында Сиңа дан җырлармын», – ди.
Выбор основного перевода