Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ул Үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә, әмма Аның шаһитлеген берәү дә кабул итми. Аның шаһитлеген кабул итүче, Аллаһының хаклыгына инануын раслап, мѳһер суккан була. Кем Аллаһыдан булса, ул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез, Аллаһыдан булмаганга күрә, тыңламыйсыз. Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. Һәрнәрсәгә тереклек бирүче Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка шаһитлек биреп, хакыйкатьне икърар иткән Мәсих Гайсә алдында сиңа боерык бирәм: Шуның белән без үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм йѳрәгебез безне кайчан булса да гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландырырбыз. Чѳнки Аллаһы безнең йѳрәгебездән бѳек һәм Ул һәммә нәрсәне белә. Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын таныйбыз.
Выбор основного перевода