Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ә Петер исә, арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, сакчылар белән бергә утырды. Петер исә, алардан арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды. Шуннан соң алар, Гайсәне тотып, иң баш рухани ѳенә алып керделәр. Петер исә ерактарак калып алар артыннан барды. Ишегалды уртасына учак ягылган иде. Петер учак тирәсендә утыручылар арасына барып утырды. Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр. Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килүен күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Раббым! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» – дип сораган шәкерт иде. Шулай бер кѳнне кѳндезге ѳчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы Йортына килделәр.
Выбор основного перевода