Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейләр! Монафикълар! Сез бѳтнекнең, укропның, ак әниснең уннан бер ѳлешен бирәсез, ә канундагы иң мѳһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз. Менә боларны үтәргә һәм канунның калган ѳлешләрен дә онытмаска кирәк иде. Иртән иртүк, барлык баш руханилар һәм халык аксакаллары, киңәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар. Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар. Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар һәм бѳтен Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәйләделәр һәм Пилатка илтеп тапшырдылар. Киңәшмәдәгеләрнең барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр. Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең тѳрле почмакларыннан күп халык килде. һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнең дини канун буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йѳрергә рѳхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. Петер Иерусалимга килгәч, яһүдләр: – Син сѳннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр.
Выбор основного перевода