Ә Мин сезгә әйтәм: үзеңә явызлык кылучыга каршы килмә. Уң яңагыңа суккан кешегә сул яңагыңны да куй.
Иң баш рухани Һанани Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушты.
Ә Паул аңа: – Әй, агартылган дивар, сиңа Аллаһы сугачак! Син канун буенча хѳкем итү ѳчен утырасың, ә үзең, канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең, – диде.
– Син Аллаһының иң баш руханиен мыскыл итәсеңме? – диделәр аның янында торучылар.
– Мин, туганнар, аның иң баш рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «Үз халкың белән идарә итүче турында начар сѳйләмә», – дип язылган, – диде Паул.