Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә бѳтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде. Мин сезгә караңгылыкта сѳйләгәннәрне кѳн яктысында сѳйләгез, пышылдап әйткәннәрне ѳй түбәләреннән игълан итегез. Шуннан соң Гайсә халык тѳркеменә әйтте:– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Мин һәркѳнне Аллаһы Йортында утырып ѳйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. Ул боларны Кәпәрнаумда ѳйрәткән вакытта гыйбадәтханәдә сѳйләде. Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы Йортына кереп ѳйрәтә башлады. Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
Выбор основного перевода