Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соңгы кѳндә үледән терелтергә тиешмен.
Алар белән бергә дѳньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын ѳчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.