Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гадәттәгечә, идарәче, бәйрәм уңае белән, халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде. Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан сорады:– Кемне сезгә азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? Чѳнки Пилат яһүд башлыкларының Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен белә иде. Ә баш руханилар һәм аксакаллар исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне җәзага тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар. Идарәче халык тѳркеменнән:– Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады.– Барабны, – дип җавап бирделәр алар. – Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат.– Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да. – Ул нинди начарлык эшләгән соң? – дип сорады ул.– Аны хачка кадакларга! – дип тагын да кѳчлерәк тавыш белән кычкырды җыелган халык. Пилат һәр бәйрәм уңае белән халык сораган тоткынны азат итә торган иде. Ул чакта чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылган иде. Алар арасында Бараб атлы тоткын да бар иде. Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә, берәр тоткынны азат итүен сорый башлады. Пилат аларга әйтте:– Сезнең ѳчен яһүдләр Патшасын азат итүемне телисезме? Баш руханиларның Гайсәне кѳнләшү аркасында тотып биргәннәрен ул аңлый иде. Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр. – Ә сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? – диде яңадан Пилат. – Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар алар. – Әмма ни начарлык эшләгән соң Ул? – диде Пилат.Ләкин алар тагын да кѳчлерәк тавыш белән:– Аны хачка кадакла! – дип кычкырдылар. Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды. Әмма барысы бер тавыштан:– Аңа үлем! Ә безгә Барабны азат ит! – дип кычкыра башладылар. Бараб шәһәрдә чуалыш китереп чыгаруы һәм кеше үтерүе ѳчен тѳрмәгә утыртылган кеше иде. Пилат, Гайсәне иреккә җибәрергә теләп, тагын аларга мѳрәҗәгать итте. Әмма алар:– Аны хачка кадакла, кадакла! – дип кычкыра бирделәр. Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте:– Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм. Ләкин халык тѳркеме тагын да катырак тавыш белән Аның хачка кадаклануын таләп иттеләр; һәм ахыр чиктә үз дигәннәренә ирештеләр. Пилат, алар теләгәнчә булсын, дигән карар кылды. Чуалыш китереп чыгарган һәм кеше үтергән ѳчен тѳрмәгә утыртылганны, алар сораганча, азат итте; ә инде Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды.
Выбор основного перевода