Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар Аны күргәч:– Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар.Пилат аларга:– Аны үзегез кадаклагыз, чѳнки мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде.
Яһүдләр аңа:– Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чѳнки Ул Үзен Аллаһы Улы дип атый, – дип җавап бирделәр.
Әмма сүзләр, исемнәр һәм сезнең кануныгыз хакында сүз барганга күрә, бу мәсьәләне үзегез хәл итегез. Мин мондый эшләрне хѳкем итәргә теләмим, – диде