Әллә Мин Атама мѳрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!
Фарисейләр Гайсәдән:– Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорадылар.Ул аларга болай дип җавап кайтарды:– Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс.
«Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада.
Гайсә исә, аларның Үзен кѳч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте.