Фарисейләр халыкның Гайсә хакында шундый сүз йѳрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейләр, Аны тотып алу ѳчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
Тәртип саклаучылар баш руханилар белән фарисейләр янына кайткач, алардан:– Ни ѳчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар.Тегеләр:
– Туганнар, – дип сүз башлады ул. – Гайсәне кулга алган кешеләрне Аның янына алып килгән Яһүд хакында Изге Рух Давыт аркылы әйткән сүзләр бар. Язмадагы ул сүзләр тормышка ашарга тиеш иде.