Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү ѳчен, Аңа каршы ялган шаһитлек табарга тырыштылар. Әмма күп ялган шаһитләр килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлек күрсәтеп, ике кеше чыкты. Алар:– Бу кеше: «Мин Аллаһы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яңадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр. Иң баш рухани торып, Гайсәгә:– Боларның гаепләүләренә берничек тә җавап кайтармыйсыңмы? – дип әйтте. Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде. Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. Шунда иң баш рухани, ѳс киемнәрен ертып:– Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез! Сез нинди карар чыгарасыз? – диде.– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар. Шуннан соң алар Гайсәнең битенә тѳкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм: – Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр. Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру ѳчен, Аңа каршы шаһитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар. Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмәләре туры килмәде. Шул вакытта мондый ялган шаһитлек бирүчеләр табылды: – Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм ѳч кѳндә кеше кулы белән эшләнмәгән башкасын тѳзиячәкмен», – дип әйткәнен без ишеттек. Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады. Шуннан соң иң баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады:– Үзеңә каршы шаһитлеккә Син берничек тә җавап бирмисеңме? Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:– Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаһының Улымы? – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез. Шунда иң баш рухани киемнәрен ертып әйтте:– Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Кѳфер сүз сѳйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән хѳкем карары чыгардылар. Аларның кайберләре Аны тѳкерә башладылар, битен каплап, Аны кыйнарга тотындылар.– Пәйгамбәрлек ит! – диделәр алар.Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады. Гайсәне саклап торучылар Аны мыскыл иттеләр һәм кыйнадылар. Гайсәнең күзләрен каплап, Аннан:– Пәйгамбәрлек итеп әйт: Сиңа кем сукты? – дип сорадылар. Алар болардан башка да Аны хурлый торган күп сүзләр әйттеләр. Таң белән яһүд аксакаллары, баш руханилар һәм канунчылар Югары киңәшмә җыелышына җыелдылар һәм Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырдылар һәм әйттеләр:– Безгә әйт, Син Мәсихме?Ул аларга әйтте:– Әгәр сезгә әйтсәм, сез ышанмассыз. Ә инде сездән сорасам, Миңа җавап бирмәссез. Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр. Шунда барысы:– Алайса Син Аллаһы Улы буласың инде? – диделәр.Ул аларга:– Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип җавап бирде. Алар:– Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк? Без инде моны Аның Үз авызыннан ишеттек, – диделәр.
Выбор основного перевода