Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чѳнки имандаш туганнарыбызны яратабыз. Яратмаучы үлем эчендә тора.
Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Чѳнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый.