Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән ѳйрәнегез, чѳнки Мин – юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз.
Хуҗа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр һәм аларны ѳстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йѳрер.
Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек.