Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла. Син Аңа биргән кешеләрнең барысына да Ул мәңгелек тормыш бирсен ѳчен, Аңа бѳтен кешеләр ѳстеннән хакимлек бирдең. Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр. Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым. Хәзер Син, Атам, дѳнья яратылганга кадәр Минем Синең белән булгандагы даным белән Үз яныңда Мине данла.
Выбор основного перевода