Шунда Яһүд Искариот, унике шәкертнең берсе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына барды.
Бу вакытта унике шәкертнең берсе Искариот кушаматлы Яһүднең эченә шайтан керде.
Гайсә аларга:– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун улы Яһүд Искариот хакында әйтте.