Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте. Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырыла. Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле. Гайсә бу сүзләрне Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде. Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. Дуслары ѳчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бѳек ярату юк. Мин дѳньяга Атадан килдем; һәм менә яңадан, дѳньяны калдырып, Ата янына китәм. Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла. һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим. Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең ѳчен бирде. Без дә туганнарыбыз ѳчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез.
Выбор основного перевода