Гайсә:– Мин сезнең арада озак булмам, тиздән Үземне Җибәрүче янына кире кайтачакмын.
Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
Гайсә аларга янә:– Мин китәм. Сез Мине эзләрсез. Сез үз гѳнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.