Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
Шунда яһүдләр үзара:– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче безнекеләр янына китеп, грекларны ѳйрәтергә тели микән?
Аның: «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз», – дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр.
Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа:– Минем артымнан бар, – диде.
Мин беләм: тиздән бу тәнемнән китәчәкмен: миңа моны Раббыбыз Гайсә Мәсих ачкан иде.