Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр ѳчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итеп, күпләрне йолып алу ѳчен Үзенең тормышын бирергә дип килде, – диде.
Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек.
Бер ирнең генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенең игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртѳрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларның бердәмлектәге исемлегенә кертелсен.