Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде.
Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
Йѳзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар.– Ул чыннан да Аллаһы Улы булган икән, – диделәр.
Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде.
Хач алдында торучы йѳзбашы, Гайсәнең шулай җан биргәнен күреп, әйтте:– Бу Кеше чыннан да Аллаһы Улы булган икән!
Болыттан:– Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз! – дигән сүзләр ишетелде.
– Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
Болар исә сез Гайсәнең Аллаһы Улы, Мәсих булуына иман итсен ѳчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын ѳчен язылды.
Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сѳйләп йѳри башлады.