Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Миңа һәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улының кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, һәм Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми. Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Аллаһыдан Килүче генә Атаны күрде. Мѳбарәк һәм бердәнбер Хаким, патшаларның Патшасы һәм хуҗаларның Хуҗасы, бердәнбер үлмәс, якын бара алмаслык яктылыкта торучы, кешеләрдән һичкем күрмәгән һәм күрүе дә мѳмкин булмаган Аллаһы Мәсихне үз вакытында күрсәтәчәк. Аллаһыга хѳрмәт һәм мәңгелек хакимлек булсын! Амин. Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода