Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, Гайсә ике бертуганның – Петер дип аталган Шимун һәм аның энесе Әндринең – диңгезгә ятьмә салуларын күрде. Алар балыкчылар иде. – Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен! – диде аларга Гайсә. Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. Ул, Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:– Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен. Ул, Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:– Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен. Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр. Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны күрде. Алар кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде, һәм Ул шунда ук аларны чакырды. Алар исә, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә кѳймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр. Гайсә яр буенда ике кѳймә күрде. Балыкчылар, кѳймәләреннән тѳшеп, ятьмәләрен юалар иде. Гайсә кѳймәләрнең берсенә менеп, – ул кѳймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады һәм, кѳймәдә утырып, халыкны ѳйрәтте. Сүзен тәмамлагач:– Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде. Шимун Аңа:– Ѳйрәтүче! Без тѳн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде. Шулай эшләделәр һәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды. Балыкчылар, башка кѳймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кѳймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кѳймәләре аздан гына батмый калды. Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды:– Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаһлы кеше. Ул да, аның белән булганнарның барысы да, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар. Шулай ук Шимунның иптәшләре Зебедәй уллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга:– Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың, – диде. Кѳймәләрен ярга тартып чыгаргач, бѳтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киттеләр.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода