– Яңа туган яһүдләр Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без кѳнчыгыштан Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну ѳчен сәҗдә кылырга дип килдек.
Кѳймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йѳзтүбән капландылар.– Син чыннан да Аллаһы Улы! – диделәр алар.
– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде.
Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йѳзтүбән егылып:– Син – Аллаһы Улы! – дип кычкырдылар.
Мәсих, Исраил Патшасы! Хәзер безнең күз алдыбызда хачтан тѳшсен, шул чакта Аңа без ышанырбыз!Хәтта Аның белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрәләделәр.
Марта Аңа:– Әйе, Раббым! Синең дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.
Халык, хѳрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм:– Һошанна!Раббы исеме белән КилүчеҺәм Исраил Патшасы мѳбарәк! –дип кычкырдылар.
Без сезгә Яхшы хәбәр алып килдек: Аллаһы, Гайсәне терелтеп торгызуы белән, аталарыбызга биргән вәгъдәне безнең ѳчен – аларның балалары ѳчен гамәлгә ашырды. Бу икенче мәдхиядә язылганча булды: «Син – Минем Улым, Бүген Мин Сине тудырдым».