Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай,
Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә:– Аларны ашату ѳчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
Филип:– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү ѳчен дә ике йѳз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
Алар Гәлиләядәге Бәйтсайдадан булган Филип янына килеп, аннан:– Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.
Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сѳйләделәр.
– Раббым! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип.
– Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та син Мине белмисеңме? – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең?