Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә җавабында аңа әйтте:– Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас. Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була. Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде. Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит. Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган. Аллаһыдан туганнарның гѳнаһ кылмавын без беләбез, Аллаһыдан туган Угыл аларны саклый һәм явыз иблис аларга кагыла алмый.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода