Һәм әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс.
Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.
Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
Аның бу сүзләрен тыңлап торган халык арасында кайберләре:– Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр, – диделәр.
Муса әйткән: «Раббы Аллаһыгыз туганнарыгыз арасыннан сезгә минем кебек Пәйгамбәр күтәрәчәк. Ул сезгә нәрсә генә сѳйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез;