Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Петер һәм аның белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Уянып китеп, Гайсәнең балкып торган шѳһрәтен һәм Аның янында торган ике кешене күрделәр. Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр. Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих. Әмма Аллаһы, билгеләнгән вакыт җиткәч, хатын-кыздан туган, яһүдләр канунына буйсына торган Улын җибәрде. Аллаһының Улы, канун астында булганнарны йолып, аларны Аллаһы балалары итү ѳчен килде. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде. Иман серенең бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты. Бу балаларның каны вә тәне бар. Гайсә, Үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснең хакимлеген юк итәр ѳчен, Аллаһы Рухын сез болай танырсыз: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдан була.
От Иоанна
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Выбор основного перевода