Халык кѳтә иде, һәркем күңеленнән Яхъя турында: «Бу Мәсих түгелме икән?» – дип уйлады.
Яхъя исә аларның барысына да болай дип җавап бирде:– Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка һәм утка чумдырыр.
Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аның алдыннан җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаһитләр.