Менә ул унике рәсүлнең исеме: беренчесе – Петер дип аталган Шимун һәм аның энесе Әндри, Зебедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя,
– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген тѳзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас.
Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун,
Ул Петер дип атаган Шимунны һәм аның энесе Әндрине, Ягъкубны һәм Яхъяны, Филипне һәм Бартулумайны,
Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән:– Яхъя улы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады.Петер Аңа:– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Минем бәрәннәремне кѳт, – диде.
Гайсә икенче мәртәбә:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер Аңа:– Әйе, Раббым! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде.– Минем сарыкларыма кѳтүче бул, – диде.
Ѳченче мәртәбә Ул аннан:– Яхъя улы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады.Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, ѳченче мәртәбә соравына кѳенеп, Аңа:– Раббым! Син бѳтенесен беләсең. Син яратуымны да беләсең, – дип җавап бирде.Гайсә аңа:– Минем сарыкларымны кѳт, – диде. –
элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде.