Пилат исә баш руханиларга һәм халык тѳркеменә:– Мин бу Кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде.
аларга әйтте:– Сез миңа бу Кешене халыкны котырта дип алып килдегез; менә мин сезнең алда аннан сорау алдым, ләкин бу Кешене сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым.
Ул ѳченче мәртәбә аларга әйтте:– Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин Аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнинди гаеп тапмадым; шулай итеп, мин Аны, җәзалап, иреккә җибәрәм.
Пилат Аннан:– Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады.Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыгып:– Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. –
Пилат, янә чыгып, халыкка әйтте:– Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү ѳчен Аны сезнең янга чыгарам.
Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар Аны күргәч:– Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар.Пилат аларга:– Аны үзегез кадаклагыз, чѳнки мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде.
Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы кѳрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул.
Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишеттем.
Иерусалимга кайткач, Аллаһы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп,
Раббыны күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнан кит, чѳнки монда Минем хактагы шаһитлегеңне кабул итмәячәкләр», – диде.
Әмма мин, ул үлемгә хѳкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнапка мѳрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына җибәрергә булдым.
һәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хѳкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән, – дип сѳйләштеләр.