Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Туганнар һәм аталар! Үземне яклап берничә сүз әйтергә рѳхсәт итегез, – диде Паул. Икенче кѳнне, яһүдләрнең Паулны нәрсә ѳчен гаепләүләрен тѳгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы баш руханиларга, Югары киңәшмә әгъзаларының барысына җыелырга әмер бирде һәм, богауларын салдырып, Паулны алар алдына бастырды. Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вѳҗдан белән яшәргә тырышам. Бу – безнең мактанычыбыз: безнең вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнең арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаһыдан килүче изгелек һәм Аллаһы мәрхәмәте белән ихлас күңелдән яшибез», – дип шаһитлек итә. Кѳндез һәм тѳнлә даими рәвештә догаларымда сине искә тѳшергәндә, мин дә, әби-бабаларым кебек, саф вѳҗдан белән үзем хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм.
Выбор основного перевода