Алар, баш руханилар һәм аксакаллар янына килеп: – Без Паулны үтермичә торып һичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек.
Ә сез хәзер, Югары киңәшмә белән берлектә, аның хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны сезнең янга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында аны үтерербез, – диделәр.