Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бервакыт тѳнлә белән Паул илаһи күренеш күрде. Күренештә Раббы аңа: – Курыкма! Сѳйләвеңне дәвам ит һәм туктама. Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соң мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул. Ул миңа: «Курыкма, Паул! Син кайсар алдында булырга тиешсең. Аллаһы Ул – мәрхәмәтле. Ул синең белән булган кешеләрнең барысына да тормыш бүләк итә», – диде. Рим шәһәрендә Паулга сак астында аерым яшәргә рѳхсәт ителде. Билгеләнгән кѳнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты.
Выбор основного перевода