Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йѳзбашын чакырып алды. – Ике йѳз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йѳз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр.
Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга.
«Кләүди Лусидән мѳхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!